+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 декабрь 2021, 10:57

Син дә футбол уйнарсың әле, сабый!

Малайны чит ил клиникасында дәваларга көтәләр. Әмма...

Син дә футбол уйнарсың әле, сабый!Син дә футбол уйнарсың әле, сабый!
Син дә футбол уйнарсың әле, сабый!

Быел җәй көне генә Салаватта яшәүче 8 яшьлек Денис Сидоров гадәти бала булган: каникулларга сөенгән, игезәк туганы белән күңел ачкан, футбол уйнарга өйрәнергә хыялланган, сыйныфташларын сагынган. Ә хәзер Денис дәваханәдә ята, ә мәктәп һәм футбол турында әлегә онытырга туры килгән: октябрьдә малайда Юинга саркомасы авыруын тапканнар, һәм хәзер иң мөһиме - исән калырга.

Денис беренче тапкыр аягының сызлавына августта ук зарланган. Әнисе баланы дәваханәгә алып барган, ләкин, температура да, шеш тә, көчле авыртулар да булмаганлыктан, табиб, барысы да тәртиптә, дип ышандырып кайтарып җибәргән.

- Безгә ортопедка мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр, ләкин табибка язылу мөмкин түгел иде - кем отпускада, кем "больничный"да. Нәтиҗәдә, без октябрьгә кадәр шулай йөрдек. Авырту көчәйгәч, улымны яңадан дәваханәгә илттем һәм аңа рентген ясауларын таләп иттем, - ди әнисе Альбина Сидорова.

Рентген зур балтыр сөягендә сизелерлек үзгәрешләр күрсәткән. Денисны ашыгыч рәвештә КТга җибәргәннәр. Табиблар малайда остеомиелит, яки остеосаркома икәнлеген төгәл билгели алмаган. Уфада баладан биопсия алганнар һәм материалларны Мәскәүгә җибәргәннәр. Нәтиҗәдә, балада Юинга саркомасы - бик сирәк, агрессив һәм үлемгә китерә торган яман шеш табыла.

Шок хәлендәге ата-ана улын ничек коткарырга, дип уйлый башлый. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, әлегә процесс сөяктә локальләштерелгән һәм бөтен организм буйлап таралмаган. Ләкин иң мөһиме - Юинга саркомасының авыруының мәкерлеге, ул тиз арада метастазалар бирә, беренче чиратта, үпкәләргә зыян килә. Вакытны бушка үткәрергә ярамый.

- Без хәлләрнең җитди икәнен аңлыйбыз. Балаларында инде шундый диагноз булган ата-аналар белән аралаша башладык. Алар барысы да, химиотерапия һичшиксез ярдәм итәчәк, дип кабатлады. Ә дәвалау өчен оригиналь импорт препаратлары гына булырга тиеш! Юинга саркомасын дәвалау тәҗрибәсе булган клиникага бару яхшы. Безнең сорауга Израильдәге клиника җавап бирде. Тик дәвалау 27 миллион сумга төшәчәк... - ди малайның әнисе.

Денисның әти-әнисе улларын коткарыр өчен барлык мөмкинлектән файдаланырга әзер. Алар Израильдә дәвалану өчен акча җыярга тырыша, әмма 27 миллион сум - гади гаилә өчен күтәрә алмаслык сумма, ә һәр көн малайны терелү өметеннән ераклаштыра. Әгәр дә сез Денисның исән калуын телисез икән, түбәндәге картага мөмкин кадәр акча күчерә аласыз: 4081 7810 4060 0109 9764, яки 8(917)452-46-25 номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз (Денисның әнисе Альбина Сидорова).

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас