

Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе хәбәр иткәнчә, 2017 елның 1 гыйнварына кадәр кадастр исәбенә куелган һәм 2022 елның 1 мартына кадәр милек яисә аренда хокуклары теркәлмәгән җир кишәрлекләре кадастр исәбеннән алыначак һәм буш (чикләнмәгән) җирләр статусына ия булачак.
- Башкортстан территориясендә 60 меңнән артык җир участогы «вакытлы» статусына ия. Әгәр 2022 елның 1 мартына кадәр хуҗалар әлеге участокларга хокукны теркәмәсә, аларга «архив» статусы биреләчәк. Бу участоклар кадастр картасында чагылыш табачак һәм ирекле дип саналачак, хакимият органнары, кирәк булганда, мондый участокларны территорияне планлаштырганда үз теләге белән эшкә җәлеп итә алачак, - диде Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Мирзаянов.
Шул ук вакытта, "Росреестр"да ассызыклауларынча, җир участогы статусын «вакытлы»дан «архив»ка алыштыру аңа хокукны туктату, яки аны тартып алу дигән сүз түгел. Шулай ук бу киләчәктә аның хокукларын рәсмиләштерү максатыннан кадастр эшләрен үткәрүгә киртә булмаячак.
Әмма күчемсез милек кадастрына кертелгән җир участоклары турындагы мәгълүматларны "югалтмас өчен" гражданнарга һәм бизнес вәкилләренә вакытында гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм мондый җир кишәрлекләренә (нигезләр булган очракта) хокукларны, шул исәптән дәүләт яисә муниципаль милектә булган очракта, аренда хокукын теркәргә кирәк.
- Законнарда мондый мәгълүматларны яңадан тергезү процессы каралмаган һәм аларны исәпкә алудан төшереп калдырганнан соң участокларга хокукны теркәү кирәк булган очракта, милекчеләргә кадастр эшләрен кабат үткәрергә туры киләчәк, бу өстәмә акча чыгымнарына китерәчәк, - дип ассызыклады Марат Мирзаянов.