+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 декабрь 2021, 09:20

Ялган аракыга каршы көрәш көчәйтелергә тиеш!

Бүген Республика белән идарә итү үзәгендә узган киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтенә муниципалитетлар белән берлектә контрафакт спиртлы продукция җитештерүчеләргә һәм сатучыларга каршы көрәшне көчәйтергә кушты.

Ялган аракыга каршы көрәш көчәйтелергә тиеш!Ялган аракыга каршы көрәш көчәйтелергә тиеш!
Ялган аракыга каршы көрәш көчәйтелергә тиеш!
Республиканың сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев суррогат хәмер кулланганнан соң күрше төбәкләрдә кешеләр үлеме очраклары турында сөйләде.

- Ырынбур өлкәсендә 63 кеше агуланган, шуларның 35е үлгән. Свердловск өлкәсендә 25 кеше үлгән. Татарстанда 13 кеше (шуларның 11е – Башкортстанда туган) көчле метанол белән агуланган. Кызганычка каршы, табиблар бер пациентны коткарып кала алмады, – дип хәбәр итте Алексей Гусев.

- Берничә ел элек без легаль булмаган сату һәм суррогат ясау нокталары буенча рейдлар уздырдык, - диде Радий Хәбиров. – Бу эшне яңадан оештырырга, халыкның гомерен һәм сәламәтлеген сакларга кирәк. Бу бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәре чорында, объектив сәбәпләр аркасында алкоголь куллану күбрәк булганда мөһим. Шуңа күрә контроль тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш.

Быел Башкортстанда законсыз әйләнештән 15 мең литрга якын алкогольле продукция алынды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча штрафларның гомум суммасы 9 миллион сумнан артып киткән.

– Республикада үткәрелә торган контроль һәм профилактик чаралар нәтиҗәлелеген күрсәтә, - диде Алексей Гусев. - Үткән елда исерек хәлдә җинаять кылган кешеләр саны - 5,2 процентка, ә агымдагы елның 10 аенда 7,7 процентка кимегән. Узган елда суррогат хәмер белән агуланудан 73 кеше үлгән. Бу, 2019 елдагы белән чагыштырганда, 30 процентка һәм 2018 ел күрсәткеченнән өч тапкыр кимрәк.

Радий Хәбиров муниципалитетлар җитәкчеләренә хокук саклау органнары, авыл Советлары рәисләре һәм «Бердәм Русия» партиясе активистлары белән берлектә, контрафакт алкоголь продукциясенә каршы көрәшне көчәйтергә кушты.

– Республикада суррогат хәмер әйләнешен кисәтү буенча барлык чараларны күрергә кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Легаль булмаган барлык сату нокталарын оператив рәвештә ачыклау һәм җинаять эшләре кузгату зарур.

Фото: glavarb.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас