Медиа-мәктәп - ул республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы һәм Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең уртак проекты.
Беренче агымның тыңлаучылары республика, район, шәһәр гәзитләренең мөхәррирләре һәм хәбәрчеләре булды. 80 кеше "Санлы мультимедиа редакциясе" программасын үзләштерү 8 көн дәвамында барды.
Укыту катнаш форматта оештырылды. Беренче атна - онлайн-лекцияләр, икенчесендә уку Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең парталары артында узды. Дәресләрне 16 эксперт, шул исәптән федераль экспертлар да, уздырды. Алар арсында "Журналистика һәм медиа-базар“ журналының баш мөхәррире Владимир Касютин, „Аргументы и Факты“ гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Индира Котзасова бар иде. Шулай ук, Екатеринбургтан контент-бюро хуҗасы Михаил Пономаренко бик күп файдалы мәгълүмат бирде, ул социаль челтәрләрдә контент булдыру турында сөйләде. "TikTok"-продюсер Ренат Янбәковның лекцияләре югары дәрәҗәдә узды.
- Медиа-мәктәпне тәмамлаучылардан, иң беренче чиратта, алынган белемнәр ярдәмендә яңа мәйданчыкларны үзләштерү, булган аудиторияне үстерүне көтәбез, — дип ассызыклады Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев.
Медиа-мәктәп кысаларында уку өзлексез барачак. Киләсе елда уку телевидение, радио һәм электрон гәзит журналистлары өчен булачак дип планлаштырыла.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.