+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 декабрь 2021, 16:37

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?

Автомобильчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк булачак.

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?
Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, алдагы тәүлекләрдә болытлы һава көтелә. Яңгыр, юеш кар явачак. Аерым районнарда бозлавык, юлларда кар сырынтылары булуы ихтимал.

Җил төнлә көньяктан, секундына 7-12, урыны белән 15-20 метрга кадәр исәчәк. Һава температурасы төнлә һәм көндез -3,+2 градус.

Юлларда урыны белән кар көртләре, бозлавык булачак. Юлларда йөрүчеләргә кар көртләре һәм бозлавык аркасында игътибарлы булырга кирәк.

Хәвефле очракларда Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсенең дежур частена 235-84-02, 233-27-31 телефоннары буенча яисә Уфа буенча эчке эшләр бүлегенең дежур частена 237-84-80, 237-02-02 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас