— Әйе, сез хаклы — кассадагы хезмәткәр сатып алучының нинди товарлары булуын игътибар белән тикшерергә тиеш иде, чөнки сез бит итне яшермәгәнсез. Кибет җитәкчесенә акчаны кайтару таләбе белән шикаять языгыз. Әгәр баш тартса, прокуратурага шикаять бирегез.
Тагы да шунысы: кибет хезмәткәрләре сезгә штраф сала алмый. Сезгә квитанция бирделәрме, әллә чекмы? Шунысы кызык, алар бу акчаны ничек (акт беләнме?) уздырды икән? Бу законлы түгел. Сез шикаять белән “Роспотребнадзор”га мөрәҗәгать итәргә һәм тикшерү үткәрүне сорарга хокуклы. Өстәвенә, кассир үзе товарны өстәмә рәвештә төргән, ә чек чыгармаган, Сез берни дә урламагансыз. Бу момент видеода шулай ук бардыр.
Сез кибеткә барып, акчагызны кире кайтаруны таләп итә аласыз, шунда ук “Роспотребнадзор”га шикаять һәм полициягә сезне куркытып акча даулауларына зарланып гариза белән мөрәҗәгать итәргә җыенуыгызны белдерегез.