

Организмны чыныктыру – комплекслы сәламәтләнү системасы ул. Чыныгу организмның сәламәтлек өчен зыянлы булган күренешләргә каршы торучанлыгын ныгыта.
Димәк, безнең беренче хата — организмны күнектермичә, аңа суык тидерү. Аз-азлап кына чыныга башларга кирәк!
Бу чараны организмга зыян китермичә ничек башларга соң?
Көндәлек гадәти чаралардан башлагыз: еш саф һавада йөрү, салкынча су белән юыну, ачык форточкалы бүлмәдә йоклау, физкультура белән актив шөгыльләнү, кышын чаңгы шуу, өйдә яланаяк йөрү.
Яланаяк йөрү электән үк искиткеч чыныктыру чарасы булган. Аяк табанында бик күп температура рецепторлары бар, алар тын юллары белән, шулай ук эчке органнар белән бәйләнгән. Бу төр чыныгуны башлаганда ашыкмаска кирәк, чөнки “суык табаннан бәрә”, дип юкка гына әйтмиләр. Беренче этап – носкидан йөрү, аннары — келәм яки юрган өстендә, идәндә яланаяк йөрү. Ә җәен бөтенләй үләндә, комда яланаяк йөрү сәламәтлек өчен файдалы.
Аякларны капма-каршы температуралы су белән юу да яхшы чыныктыру чарасы: башта — салкын, аннары җылы су, аннары кабат салкын су. Тамакны да башта — җылы, аннары салкын су белән чайкатабыз.
Тәнне су белән чыныктыруны җылы вакытта — җәй башларга кирәк. Башта салкынча су белән генә терсәккә кадәр кулларны юабыз, битне, муеннарны, шулай әкренләп көн дә тәнне чыныктырабыз.
Ничек тә чама хисен онытмаска, “алтын уртаклык”ны сакларга кирәк. Иң мөһиме, үз белдегең белән һәм теләсә ничек чыныгу ярамый. Сәламәтлек белән күңелсез хәлләр килеп чыгачак.
Салкынның мөмкинлекләрне белеп файланганда гына файдалы икәнен онытмыйк, дуслар.
Шуны исегездә тотыгыз:
* чыныгу системалы рәвештә алып барылырга тиеш. Әгәр дә сез бу чараларны искә төшкәндә генә эшлисез икән, аның бер файдасы да булмаячак;
* чыныгу процедураларының дәвамлылыгын арттырып барырга кирәк. Һәр яңа процедура организмда үзгәрешләргә китерә (пульс ешая, сулыш алу үзгәрә). Болар булмаса, чыныгу процессы алга бармый, хәтта организмга зыян килә;
* Киресенчә, калтырау, туңу, каз тәне чыгу күзәтелә икән, димәк, чыныгу кирәгеннән артык булган.
Энҗе САДЕРТДИНОВА әзерләде.