

Бүгенге көндә бер генә эре спорт чарасы да волонтерлар ярдәменнән башка узмый. Волонтерлар бик күп оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә, чарада онытылмаслык атмосфера һәм кабул итүче якның имиджын булдырырга, шулай ук катнашучылар өчен кирәкле кәеф һәм кунаклар белән тамашачылар өчен бәйрәм хисе тудырырга ярдәм итә.
Мәгълүм булуынча, дөнья чемпионатының бер этабы Уфада да узачак.
Волонтерларга таләпләр:
- 18 яшьтән өлкәнрәк булу;
- чит телләрне белү;
- волонтер сыйфатында 12 көннән дә ким булмаган катнашу мөмкинлеге;
- тренингларда катнашу;
- волонтерлык эшчәнлеге тәҗрибәсе;
- командада эшли белү.
Волонтер булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
1. Гариза бирергә. Программада теркәлү 2022 елның беренче кварталында ачылачак. Волонтерлар командасына гаризаны 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем бирә ала. Төрле функциональ юнәлешләрдәге волонтерларга карата тулы таләпләр заявка тасвирламасында күрсәтеләчәк.
2. Әңгәмәшү узарга.
3. Сайлап алу этабының уңышлы узуы турында раслау алырга.
4. Укыту программасын узарга.
5. Аккредитация һәм экипировка алырга.
Дөнья чемпионаты вакытында һәр волонтерга брендланган экипировка, оештыручы-шәһәрдә җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге биреләчәк. Барлык волонтерлар да сменаның беренче көненнән башлап иминиятләштереләчәк һәм һәркемгә туклану (эш сменасының озынлыгына карап, көнгә 1 һәм 2 тапкыр) билгеләнгән. Чит ил һәм чит шәһәрләрдән килгән волонтерларга яшәү урыны биреләчәк.
Фото: Башинформ