

Аларның өстәмә рәвештә бюджеттан бүлеп бирелә торган 300 миллион сумын декабрь азагына кадәр муниципалитетлар арасында бүләчәкләр.
Бүгенге көндә 200 миллион сум күләмендә акча җиде муниципалитет арасында бүленгән инде. Алар арасында Уфа, Стәрлетамак, Агыйдел, Межгорье шәһәрләре, шулай ук Благовещен, Иглин һәм Хәйбулла районнары бар. Бу суммага киләсе елда күпфатирлы 117 йортта 362 подъезд ремонтланачак.
"Подъездлар буяласы төсләргә килгәндә, аларны яшел һәм зәңгәр төсләрдән арындыру турында карар кабул ителде. Халыкка тынычрак, нейтраль тоннар тәкъдим ителәчәк", - диде Алан Марзаев һәм керү урыннарын һәм подъезд тамбурларын ремонтлау уңай һава шартлары җитү белән башкарылачак, дип өстәде.
Төбәктә подъездларны комплекслы ремонтлау программасын үтәүнең контроль вакыты киләсе елның 1 октябренә кадәр билгеләнгән.
Шулай ук, алдагы елда Башкортстанда 5,9 миллиард сумга күпфатирлы 714 йортны ремонтлау, шул исәптән 2 миллиард сумга 687 лифтны алыштыру планлаштырыла.
Фото: bashinform.ru