+3 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2021, 18:32

Сөйгәнеңне башка кеше кочагында күрсәң...

Хатынга ике ел төрмә яный.

Сөйгәнеңне башка кеше кочагында күрсәң...
Сөйгәнеңне башка кеше кочагында күрсәң...

Агыйдел шәһәрендә яшәүче хатын үзенең сөйгән егетен икенче бер хатын белән күргән һәм көндәшен кыйнаган.

Вакыйга узган айда булган. Сөйгәнен чит кеше кочагында күргәч, хатын-кыз "металл предмет" алган һәм берничә тапкыр көндәшенә суккан. Зыян күрүче җәрәхәтләр алган.

Әлеге имгәнүләр "сәламәтлеккә җиңел зыян" буларак квалификацияләнгән һәм полиция җинаять эше кузгаткан. Хәзер көнчел хатынга ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Ә менә ирнең кем яклы булуы турында мәгълүмат юк.

Фото: oren.mk.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: