+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 декабрь 2021, 06:15

"Башкортстан ихаталары" авыл биләмәләрендә дә гамәлдә булачак

6 декабрьдә республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән Башкортстан Хөкүмәте утырышында "Башкортстан ихаталары" ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү проектларын гамәлгә ашыруга субсидияләр бирү турында фикер алыштылар.

"Башкортстан ихаталары" авыл биләмәләрендә дә гамәлдә булачак"Башкортстан ихаталары" авыл биләмәләрендә дә гамәлдә булачак
"Башкортстан ихаталары" авыл биләмәләрендә дә гамәлдә булачак
Утырышта 2019 елның февралендәге Хөкүмәт карарына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде. Аерым алганда, үзгәрешләр авыл биләмәләре территорияләрендә күпфатирлы йортлар булган проектларны гамәлгә ашыруга кагылды. Әгәр 2020 елда коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле финанслауны чикләү сәбәпле, субсидияләр шәһәр округларына һәм муниципаль районнарга гына бирелгән булса, хәзер вәзгыять үзгәргән. Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча "Башкортстан ихаталары" программасын тормышка ашыруга субсидияләр авыл территорияләренә дә биреләчәк.

- 150 меңнән артык күпатирлы йортта яшәүчеләр өчен уңайлы территорияләр тудырылды инде. Шул ук вакытта программага шәһәр халкы өчен генә түгел, авыл муниципаль районнарында яшәүчеләр өчен дә ихтыяҗ зур. Шуңа күрә якындагы территорияләрне комплекслы төзекләндерүгә субсидияләр бирү тәртибен актуальләштерү зарурлыгы туды, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас