

Бүген, 7 декабрьдә, Уфа шәһәренең 18нче мәктәбендә укучылар һәм персоналны күпләп эвакуацияләү булган. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Коткаручылар мәгълүматларына караганда, гадәттән тыш хәл 11:50 сәгатьтә Мөбарәков урамы, 20/1 адресы буенча урнашкан мәктәптә булган. Коткаручылар уку йортында автоматик янгын сигнализациясенең эшләп китүен ачыклаган. Объект тулысынча тикшерелгән, янгын ачыкланмаган.
Бинадан барлыгы 825 кеше чыгарылган. Зыян күрүчеләр юк.
Социаль челтәрләрендәге янгын турында мәгълүматларга ышанырга кирәкми.
Фото: gorobzor.ru