+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2021, 14:15

Радий Хәбиров Белоруссиядә яшәүче якташлар белән очрашты

7 декабрьдә Минскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Беларусь Республикасының татар-башкорт диаспорасы белән очрашты. Очрашуны ачып, ул билгеләп үткәнчә, халыкара эш сәфәрләре вакытында республикадан чыгучылар белән диалог мөһим урын алып тора. Төбәк җитәкчесе сөйләгәнчә, моннан ике ай элек Казахстанга сәфәре вакытында шулай ук Башкортстанда туучылар белән очрашу булган.

Радий Хәбиров Белоруссиядә яшәүче якташлар белән очрашты
Радий Хәбиров Белоруссиядә яшәүче якташлар белән очрашты
- Якташларыбызның безне һәркайда каршы алуын аңлау һәрвакыт куанычлы. Моннан ике сәгать элек кенә без Башкортстан турында җылы итеп сөйләгән күренекле дәүләт эшлеклесе Урал Латыйпов белән сөйләштек. Ул ел саен Бакалы районына кече ватанына кайта, Белоруссия дәүләтчелеген үстерү өчен күп нәрсә эшләде. Язмышларыбыз үзара тыгыз үрелгән, - диде Радий Хәбиров. - Башкортстанда үз телен һәм мәдәниятен саклап калган 12 меңнән артык белорус яши. Безнең мәдәниятне монда саклавыгыз һәм үстерүегез күңелле. Безнең бурыч - сезгә монда ярдәм итү. Башкортстанда без тел мохите формалаштыруга, туган телләрне популярлаштыру өчен санлы инфраструктура булдыруга зур игътибар бирәбез.

Башкортстан Башлыгы ватандашларны күчерү буенча федераль программа да эшләвен искәртте. 2018 елдан Башкортстанга чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызны ирекле рәвештә күчерү буенча ярдәмче программа ярдәмендә үз кече ватаннарына йөзләгән кеше кайткан.

- Әгәр Башкортстанга кайтасыгыз килсә, без сезгә һәрвакыт шат. Без шулай ук тарихи-мәдәни үзәкләр челтәрен үстерү турында карар кабул иттек. Узган елда аларны Чиләбе, Свердловск, Ырынбур, Курган өлкәләрендә, Пермь краенда, Ханты-Манси автономияле округында ачтык. Быел тагын берне ачабыз - Татарстанда, ә бераз соңрак Самарада. Мондый тарихи-мәдәни үзәкләрне БДБ илләрендә дә ачу планлаштырыла, - диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы, Беларусь Президенты Александр Лукашенко белән очрашу җылы атмосферада узды, дип хәбәр итте. Белоруссия лидеры Башкортстанда ике тапкыр булды һәм икътисади хезмәттәшлек потенциалын югары бәяли.

- Быел җәй көне Беларусь Республикасыннан «Лирники» ансамблен VI Бөтендөнья фольклориадасында күрүебезгә бик шатландык, - диде Радий Хәбиров. - Беренче Бөтендөнья балалар Фольклориадасы 2024 елда Уфада уздырырга карар кабул ителде. Сез балалар коллективларыгызны Башкортстанга сәфәргә әзерләгез.

Радий Хәбиров шулай ук Беларусьта яшәүче яшьләрне дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенә чакырды, республиканың заманча студентлар кампусы төзи башлавын билгеләп үтте.

Очрашу азагында Радий Хәбиров "Чишмә" иҗтимагый берләшмәсе рәисе Эльвира Левшевичка Башкортстанның Мактау грамотасын тапшырды. Оешманың кайбер әгъзалары республика Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Очрашуда катнашучылар шулай ук "Ләйсән" фольклор ансамбле төзегән "Туган як" клибын карады, аннан соң коллектив әгъзалары зур булмаган концерт белән чыгыш ясады.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: