+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 декабрь 2021, 09:48

Юлларда сак булыгыз, һава торышы бозыла!

Башкортстанда яшәүчеләрне алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә?

Юлларда сак булыгыз, һава торышы бозыла!Юлларда сак булыгыз, һава торышы бозыла!
Юлларда сак булыгыз, һава торышы бозыла!

Якындагы тәүлектә республикада аязаючан-болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явуы, буран чыгуы мөмкин.

Көндез һава торышы явым-төшемсез, төнлә бераз кар явуы ихтимал. Аерым районнарда, аеруча трасса юлларында, бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк, төнлә һава температурасы -5, -10, көндез -1, -6 градус булуы көтелә.

Автомобиль юлларында төнлә һәм иртән урыны белән томан, күз күреме якынча 500-1000 метр булачак.

Уфада 9 декабрьдә аязаючан-болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез, юлларда бозлавык.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас