Республикада “Аек авыл – 2021” конкурсын ачуга кагылышлы видеоконференция үтте. Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры, оештыру комитеты рәисе Максим Забелин, ул вакытта Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, хәзер – Русиянең Дәүләт думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе, оештыру комитеты рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова, Башкортстанның атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Сәлия Морзабаева, шулай ук төрле ведомстволар, оешмалар вәкилләре катнашты һәм чыгыш ясады.
Гафури районыннан видеоконференциядә исә район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмил Кинҗәбаев, район Советы, район башкортлары корылтае рәисе Фаил Зәйнетдинов, Җилем-Каран авыл биләмәсе башлыгы Миңнира Шәяхмәтова, үзәк район дәваханәсенең табиб-невропатологы Финзира Хәбибуллина катнаштылар.
Билгеле булуынча, “Аек авыл” конкурсы республикада 2011 елдан алып үткәрелә. 2019 елның июленнән Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы белән ул яңадан тергезелде. Проектны тормышка ашыруга журналистлар, сәхнә осталары, җәмәгать эшлеклеләре җәлеп ителә. Урындагы һәм дәүләт власте органнары исә аның нәтиҗәләре буенча төрле кануни актлар, башка документлар тәкъдим итә. Конкурста катнашуга дәгъва итүчеләр эчкечелеккә каршы көрәш чаралары үткәрергә, аңлату эшләре алып барырга тиеш. Башлангыч этапка йомгакны райондагы оештыру комитеты презентация материаллары нигезендә ясый.
Максим Забелин билгеләвенчә, узган ел конкурс халык арасында аеруча зур кызыксыну тудырды, муниципалитетлар арасында анда катнашу буенча актив эш алып барылды. Барлыгы 2114 гариза кабул ителгән, конкурста республиканың 54 районы да катнашкан. Әйткәндәй, былтыр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның карары белән чараның бүләк фонды ун тапкыр арттырылды.
Эльвира Аеткулова проектның фәкать республика халкы активлыгы аркасында уңышлы тормышка ашырылуын билгеләде. Иң бәләкәй авыллар да конкурста актив катнаша һәм матур казанышларга ирешә, диде ул. “Нәтиҗәдә, сәламәт тормыш алып барган, төрле үзешчән коллективларда, спорт секцияләрендә шөгыльләнгән кешеләр, исерткеч эчемлекләрсез үткән чаралар саны арту күзәтелә, алкогольдән агуланып үлгән ватандашлар саны, аракы сату күләмнәре кими”, — диде Эльвира Ринат кызы.
Видеоконференция ахырында Фаил Зәйнетдинов быел Гафури районында “Аек авыл – 2021” конкурсын җилем-каранлылар ачачак, башкаларга актив кушылу зарур, дип белдерде. Табиб-нарколог Финзира Хәбибуллина эчкечелектән җәфаланучыларга үзәк район дәваханәсенең наркология бүлегендә 9 урын бар икәнлеген һәм бушлай дәвалану мөмкинлеген билгеләп үтте.
Әлфия ВӘЛИЕВА.