Кайчандыр бу сүзләрне Бернард Шоу әйткән. Берәүгә дә исем тагарга җыенмыйбыз, ләкин әгәр син тәмәке тартасың икән, никотинга бәйлелектән котылырга теләү — акыллы карар. Ни өчен? Чөнки тәмәке — агу, токсик матдәләр тутырылган кечкенә контейнер. Тәмәке тартканда син түбәндәгеләрне сулыйсың:
* кислородны гемоглобин белән тоташтыруны блоклый торган сөрем газы;
* организмда туплану үзенчәлеге булган һәм баш миенә, бөерләргә һәм бавырга суга торган кургаш;
* йөрәк өянәге ихтималын арттыра торган нейротоксин булган никотин;
* сулыш юлларын һәм күзләрне зарарлаучы аммиак;
* организмның май күзәнәкләренең төп дошманы булган ацетон.
Әлбәттә, боларның барысының да организмга эләгүе сәламәтлеккә кире йогынты ясаячак. Тәмәжникләр күпләп үпкәләрнең хроник обструктив авыруыннан һәм катарактадан интегә, тәмәке тартучылар тире һәм үпкә яман шеше белән ешрак авырый, остеопороз һәм фертильлек кимү белән очраша, йөрәк-кан тамырлары авырулары турында әйтеп тә торасы юк.
Бу исемлек тулы түгел. Тәмәке тартуның шулкадәр авыр нәтиҗәләре бар, аның организмны тагын ничек зарарлый алуын һәрвакытта да алдан белеп булмый. Мәсәлән, хәзерге вакытта тәмәке тарту — коронавирус инфекциясенең авыр узуына китерә торган фактор. Шулай булгач, тәмәкенең үзенә ияләшкән кешене акрын гына үтерүе турындагы гыйбарә очраклы гына тумаган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, тәмәке тарту — дөньяда үлемгә китерүче сәбәпләрнең икенчесе. Һәм булдырмый калырга мөмкин булган сәбәпләр арасында ул — беренче урында.
Әйтүе җиңел — эшләү катлаулы: БМО мәгълүматлары буенча, чит ярдәмнән башка мондый омтылышлар ясаган кешеләрнең 4-7 проценты гына тәмәке тартудан баш тарта ала. Никотинга бәйлелеккә мөстәкыйль рәвештә каршы торырга тырышканнарның күбесе түзми һәм берничә айдан яңадан тарта башлый. Моның сәбәбе — ялкаулык түгел, ә кырыс чынбарлык: тәмәке тарту көчле физиологик һәм психологик бәйлелек тудыра, һәм аннан баш тарта алу — чыннан да батырлык.
Тәмәке тартуны ташлаучыларны “баш тарту синдромы” куып тота. Бу гадәтеннән котылырга теләүчене ютәл һәм авыз кибү, эчәклек белән проблемалар, даими баш авырту һәм эшкә сәләтлелек кимү эзәрлекли. Гадәти никотин дозасы булмау ачу һәм борчылу өянәген, хәтта табигый рәвештә депрессияне китереп чыгарырга да мөмкин.
Физик бәйлелекне бетергәннән соң да, никотинга бәйлелеттән баш тарту өчен тәмәке тартучы тагын ике мөһим әйбергә мохтаҗ: ихтыяр көче һәм читтән ярдәм. Беренчесе өчен кеше үзе тырышырга тиеш, икенчесе өчен тәмәкегә каршы чаралар комплексы эшләтеп җибәрелде, ул инде нәтиҗәләр бирә: илдә тәмәке тарту таралу кими.
Гадәти чикләү һәм кисәтү чараларыннан тыш, сигарет капларында коточкыч рәсемнәр төшерү яки тәмәке продукциясенә бәяләрне көйләү, ачык урыннарда тәмәке тартуны тыю кебек яңа алымнар барлыкка килә. Мәсәлән, “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында социаль челтәрләрдә “Әйдә, ташлыйбыз” кампаниясе эшли башлады.
Баштарак тәмәкене ташлаган һәркемдә тарту теләге туа. Моннан тыш, урамда очраган һәр сигаретлы кеше тәмәке тарту ритуалын хәтерләтә — кабызу, авызда тәмәке тәме килү, һәм башкалар... Моңа каршы тору өчен, никотиннан баш тартканнан соң булган уңай әйберләр турында искә төшерегез. Мәсәлән, сәламәтлек өчен файда турында. Тәмәке тартудан тулысынча баш тартканнан соң 1-2 атнадан инде кан әйләнеше нормальләшә, бер елдан — йөрәкнең ишемик авыруы үсеше куркынычы ике тапкыр кими, ә 10 елдан үпкә яман шеше белән авыру ихтималлыгы ике тапкыр азая.
Шулай булгач, иң мөһиме башларга, аннары ярдәмсез калмаячаксыз. Шулай ук белгеч ярдәменнән файдаланырга мөмкин. Бөтен ил буенча “Демография” гомумдәүләт проекты ярдәмендә ачыла торган сәламәтлек үзәкләрендә кирәкле ярдәм күрсәтәчәкләр һәм бәйлелек мәңгегә чигенсен өчен нишләргә кирәклеген әйтәчәкләр. Якындагы бүлекнең кайда урнашуын 8-800-200-0-200 бушлай кайнар элемтә номеры буенча яки Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының takzdorovo.ru сәламәт тормыш рәвеше порталында белә аласыз.