

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров әлеге ике Яңа ел акциясенең аермасын билгеләп үтте һәм “иҗади” акцияне үткәрү кагыйдәләре буенча, республика балалары матди характердагы теләкләрне калдырмый, ә хыялларын тормышка ашыра ала, дип сөйләде.
- «Теләкләр чыршысы» - федераль проект, ул дәвам итә һәм гамәлгә ашырылачак. Нәкъ менә иҗади теләкләрне гамәлгә ашыру аерым акция кысаларында башкарылачак, - дип ассызыклады Рөстәм Әхмәдинуров. - Балалар иҗат юнәлеше буенча "Мин сәхнәдә йолдыз белән чыгыш ясарга телим", "Мин кумир белән очрашырга телим", "Мин театрда чыгыш ясарга телим", "Футбол матчына барырга телим", "Минем кумир-спортчы белән очрашырга телим" дигән теләкләр булырга мөмкин.
Оештыручылар сүзләренә караганда, проект кысаларында агымдагы елның декабрь азагында һәм 2022 елның гыйнварында балалар катнашлыгында «Башкортостан» дәүләт концерт залы сәхнәсендә берничә концерт уздыру планлаштырыла. Концерт программасы балаларның теләкләреннән чыгып төзеләчәк. Яшь катнашучыларны сәхнәгә танылган эстрада, театр, кино һәм спорт артистлары чыгарачак. Концертлар федераль "Теләкләр чыршысы -2022" теләкләрен үтәү белән берлектә узачак.
Фото: "Бердәм Русия"