+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 декабрь 2021, 05:19

Бала өстенә боз төшкән...

Аның хәле ничек?

Бу кототкыч хәл Салават районында булган. Укучы мәктәптән кайтып барганда, аның өстенә йорт түбәсеннән боз кисәкләре килеп төшкән. Аңсыз баланы шаһитлар күреп калган, һәм шунда ук ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакырткан.

Бирегә килгән табиблар баланың баш мие җәрәхәтләнүен ачыклаган һәм аны дәваханәгә салган. Әлеге вакытта аның сәламәтлегенә бернәрсә дә янамый.

Хәзер полиция хезмәткәрләре фаҗига урынында махсус билгеләр куярга тиеш булган оешманы ачыклый. Бу хәл өчен оешма административ җаваплылыкка тарттырылачак.

Фото: pexels.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас