

112 системасы чакыруларын эшкәртү үзәгенә Шиңгәккүл торак пункты янында өч җиңел автомобиль бәрелешүе турында хәбәр килгән.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗесендә ике кеше зыян күргән: 29 яшьлек хатын-кыз һәм 2 яшьлек бала. Әлеге вакытта аларның сәламәтлегенә берәрсә дә янамый.
«Юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл кагыйдәләре таләпләрен үтәргә киңәш итәбез", - дип мөрәҗәгать иттеләр ведомствода гражданнарга. Шулай ук водительләргә тизлеккә аеруча игътибар итәргә һәм кискен маневрлардан тыелырга киңәш ителә. Республиканың кайбер юлларында бозлавык саклана.
Фото: Башинформ