-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2021, 11:15

Аерылмагыз, ашказанга бәрә!

Тикшеренүчеләр фикеренчә, аерылышу хатын-кыз организмына начар йогынты ясый, бигрәк тә ашкайнату системасы зыян күрә.

Аерылмагыз, ашказанга бәрә!
Аерылмагыз, ашказанга бәрә!

Галимнәр төрле яшьтәге 53 мең хатын-кызны күзәткән. Алар бу очракта өлкәнрәк яшьтәге ханымнарда начар йогынтының ныграк сизелүен белдергән.

Күпчелек нәфис затлар аерылышуны көчле тетрәнү буларак кабул итә. Шундый закончалык да ачыкланган: хатын кешенең яше зуррак булган саен, ире белән аерылышу аның организмына ныграк зыян китерә.

Мәсәлән, 40-50 яшьтәге ханымнар өчен аерылышу якын кешесенең үлеме белән тиң. Трагедия фонында хатыннар үзләренең көндәлек тормышын үзгәртә, бу аеруча, туклануга бәйле. Аларның аппетиты югала, яки, киресенчә, “кайгыны ашап баса” башлыйлар. Нәтиҗәдә, ашкайнату системасы эшчәнлеге бөтенләй бозыла.

Шуңа да авыруга сабышмас өчен бер генә киңәш: үзара килешеп, тату яшәгез.

 
Фото: citytraffic.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: