+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 декабрь 2021, 07:46

"Син - мәрхүм!"

11 елдан соң җинаять эше янә тикшерелә башлады.

"Син - мәрхүм!""Син - мәрхүм!"
"Син - мәрхүм!"

2010 елда Салават районының Нәсибаш авылындагы дискотекага күрше өлкәдән егетләр килә. Кичә барышында алар урындагы халык белән сугыш оештырган. Кунакларның берсе кулына кастет киеп, биредә яшәүче егеткә берничә тапкыр суккан.

Шаһитлар зыян күрүчегә урамга чыгарга ярдәм иткән. Шул вакытта аны рәнҗетүче клубтан йөгереп чыга, корбанының башына аягы белән тибә һәм "Син мәрхүм!" дип кычкыра. Шуннан соң кунаклар кайтып китә. Нәтиҗәдә, зыян күрүче озак вакыт комада була. Аны урындагы табибларның профессионализмы ярдәмендә генә коткара алганнар.

Җинаять эше кузгатылган. Әмма һөҗүм итүчене таба алмадылар. 11 ел узгач, рәнҗетүче үзе полициягә килгән һәм үз гаебен таныган. Якын арада үтерү максатында һөҗүм итү турындагы җинаять эше каралачак.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас