

Бу көннәрдә Русия почтасы "Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты белән берлектә, подписчикларга республика, район һәм шәһәр басмаларына ташламалар тәкъдим итә.
Уфаның сәүдә үзәкләрендә өч көн 10 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Әбунәче көннәре оештырыла. 14 декабрьдә – «Мир» сәүдә үзәгендә, 15 декабрьдә – «Үзәк» сәүдә үзәгендә, 16 декабрьдә - «Семья» үзәгендә уфалылар һәм башкала кунаклары ташламалы бәяләрдән гәзит-журналларга языла, журналистлар, иҗади шәхесләр белән аралаша алачак. Өстәвенә, декада вакытында рәсмиләштерелгән язылу квитанцияләре редакция конкурсларында да катнаша.
Һәр әбунәче өч конкурс призлары уйнатуда катнашырга хокуклы: - "Языл һәм от" гомум республика конкурсы - «Республика басмалары» бүлегеннән ике теләсә нинди басмага язылган очракта https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ - бүләкләр-ноутбук, телевизор, кар чистартучы, җылытучы – вентилятор һәм суыткыч.
Әбунәчеләр арасында призлар уйнату-гыйнвар ахырында БСТ эфирында; - локаль республика конкурсы-бер республика журналына яки гәзиткә язылу https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ исемлегеннән. Бу очракта һәр редакция үз бүләген бирә. Редакциядә яки басманың сайтында кайсы призлар уйнатыла һәм кайчан икәнен ачыкларга була.
Бу ике акциядә катнашу өчен түбәндәге адрес буенча квитанция тапшырырга кирәк: 450079, Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты, 212нче бүлмә. "Языл һәм от" дигән тамга белән, яки podpiska@rbsmi.ru электрон адреска 2022 елның 15 гыйнварына кадәр кабул ителә.