+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 Декабря 2021, 08:35

"Акыллы транспорт" кушымтасы ярдәмгә килә

Уфада автобусның тукталышка кайчан килүен «Акыллы транспорт» мобиль кушымтасы ярдәмендә белергә була.

Бүген Башкортстан ЦУРының БСТдагы «Сәлам» программасына туры эфирында җәмәгать транспорты темасына һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Анда 290нчы маршрут эше турында фикер алыштылар. Уфалыларның автобусны озак көтәргә туры килүен Башкортстан ЦУР системасы теркәгән.

Менә республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан һәм Уфа хакимиятеннән коллегаларның җавабы: маршрутта - 45 автобус, хәрәкәтнең уртача интервалы - 5 минут, автобусның уртача тулылыгы – 5 баллы шкала буенча 2-3 балл. Кайчагында автобуслар юл тыгынына эләгә яисә ватыла – бу хәлләрдә пассажирлар ташучы предприятие әлеге проблеманы тиз арада хәл итәргә тырыша.

Фото: ufa1.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас