+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2021, 11:25

Авария нәтиҗәсендә йөк машиналары янган...

Коточкыч авария бүген Иглин районында булган. Кызганычка каршы, үлүчеләр бар.

Авария нәтиҗәсендә йөк машиналары янган...
Авария нәтиҗәсендә йөк машиналары янган...
Бүген, 14 декабрьдә, иртүк Иглин районында зур авария булган. Юл-транспорт һәлакәте аркасында трассаны япканнар.

Бу хәл Самара - Уфа - Чиләбе автоюлының 1497нче чакрымында теркәлгән. Трассада ике фура бәрелешкән. Бәрелгәннән соң ике машина да яна башлаган.

Кызганычка каршы, авариядә бер йөк машинасының йөртүчесе һәм икенче машинаның пассажиры һәлак булганнар. Бер фураның 14 тонна Яңа елга мандарин алып кайтып барган булуы билгеле.

Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре авариянең сәбәпләрен ачыклый.

Фото: bash.news сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: