+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2021, 18:41

Өч баласы ятим калды...

Мәскәүдә 28 яшьлек Башкортстан кешесе һәлак булган.

Өч баласы ятим калды...
Өч баласы ятим калды...

Мәскәүдә 28 яшьлек өч бала әнисе агуланып үлгән. Ул Сибайдан Мәскәүгә эшкә барган булган.

"Әлегә төгәл генә нәрсәдән агулануы билгеле түгел, бер атнадан ачыклык кертеләчәк", - ди мәрхүмәнең туганы.

Үлгән хатынның исеме - Роза. Аның 7 һәм 5 яшьлек өлкән балалары беренче ире Артем белән яши, ә 2 яшьлек баланың әтисе - Виктор.

Әлеге вакытта Виктор Мәскәүдә, иртәгә ул Розаның гәүдәсен туган шәһәренә алып кайтачак. Җирләү пәнҗешәмбе, 16 декабрьгә планлаштырылган.

Розаның гәүдәсен кайтару өчен зур сумма кирәк. Гәүдәне бәлзәмләү генә туганнарына 37 мең сумга төшкән. Хәзерге вакытта тагын 30 мең сумга якын акча җитми.

"Җирләү өчен туганнары түләячәк. Ярдәмне транспортлауга гына сорыйбыз ", - дип язган Розаның якыны.

Әгәр дә сез һәлак булучының гаиләсенә ярдәм итәргә телисез икән, Розаның беренче иренең Саклык банкы картасына акча күчерә аласыз: 4817760315023824 (Артем Нурисламович Б.)

Фото: mybashkortostan.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: