Юл кагыйдәләренә өйрәтүне мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән үк башларга кирәклеген тормыш үзе таләп итә. Урамнарда, юлларда балалар хәвефсезлеген тәэмин итү өчен, әлбәттә, аларга юл кагыйдәләре, юл билгеләре һәм башка нечкәлекләр турында сөйләргә кирәк. Балага бу кагыйдәләрне уен яки әкият форматында аңлату күпкә отышлырак. Болай иткәндә ул кагыйдәләрне үзләштереп кенә калмыйча, кайда һәм кайчан хәвефсез уйнарга мөмкин икәнлеген дә аңлый.
Шушыларны исәпкә алып, Бүздәк 5нче балалар бакчасында ел саен “Хәвефсезлек ае” үтә. Аның кысаларында балалар өчен төрле чаралар оештырыла.
Иң отышлысы – әти-әниләр белән берлектә эшләү. Аларга юл кагыйдәләре хакында балалар белән сөйләшү алып барырга тәкъдим итәбез. Шулай ук, сабыйлары белән бергә юлда йөргәндә өлкәннәрнең алар өчен үрнәк күрсәтергә тиешлеген дә исләренә төшерәбез. Чөнки бала әти яки әнисенең гамәлләрен кабатлавын барыбыз да белә.
Күптән түгел балалар бакчасының өлкән балалар төркемендә “Юл хәрәкәте иминлеге” проекты һәм “Балаларның юл йөрү хәвефсезлеге декадасы” кысаларында “Светофория иленә сәяхәт” чарасы узды. Аңа кадәр балалар белән юл кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды. Шушы темага аппликацияләр эшләнде, рәсемнәр төшерелде, хикәя һәм шигырьләр укылды. “Светофор”, “Иң яхшы җәяү йөрүче”, “Юл билгеләре” уеннары аша балалар юл кагыйдәләрен өйрәнде, белгәннәрен ныгытты. Нәниләргә “Юл билгеләре илендә” дип аталган презентация күрсәтелде, Бүздәк урамнары буйлап экскурсия оештырылды.
Шушындый чаралар аша балалар юл хәрәкәтендә катнашучы һәр кеше билгеләнгән кагыйдәләрне үтәргә тиешлеген аңлый. Шулай ук, алар урамда һәм юлларда хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлешен күзаллый ала.
Урамнарда транспорт агымы елдан-ел арткан вакытта, балалар кечкенәдән үк юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен белеп үссен өчен без, өлкәннәр, аларга булышырга тиеш. Бары тик шулай иткәндә генә юлларыбыз имин һәм хәвефсез булыр.
Раушания КАШАПОВА.
Бүздәк районы.