+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 декабрь 2021, 08:45

ЦУР дерматит авыруына каршы

Башкортстанның ЦУР командасы Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән киңәшмәдә халыкны мөгезле эре терлекнең дерматит авыруы белән бәйле хәл борчуы турында хәбәр иткән.

ЦУР дерматит авыруына каршыЦУР дерматит авыруына каршы
ЦУР дерматит авыруына каршы
Искәртеп узабыз, авыру Баймак районының 1нче Төркмән авылында ачыкланган.

"Ни өчен терлекләрне юк итәләр? Малларны вакциналамыйлармы? Тикшерү үткәреләме? Бу һәм башка мәсьәләләр халыкны бик борчый.

Әлеге чир - йогышлы. Бу чирне тиз арада юкка чыгару максатында зарарланган терлекләрне чалырга кирәк. Бу очракта вакциналау ярдәм итмәячәк. Авыру хайваннарны юк итү - бердәнбер ысул.

Республиканың ветеринария хезмәтенең бурычы - башка торак пунктлардагы терлекләрне саклау. Аларны күрше авылларда вакциналый башладылар да инде.

1нче Төркмән авылы халкына азык-төлек җыелмалары китерәләр, чөнки кешеләр сөтсез һәм итсез калды. Ә тиздән алар юкка чыгарылган терлек өчен базар бәясе белән компенсация алачак.

Республикада дерматит белән бәйле хәл - контроль астында. Ветеринария хезмәте һәм башка җаваплы хезмәтләр хайваннар чиренә каршы көрәшне дәвам итәләр. Бурыч - алга таба таралырга юл куймау. Баймак районында гадәттән тыш хәл режимы саклана.
 
 Фото: infourok.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас