

"Салават шәһәрендә яшәүче Сергей Егоров Ленинград урамында тротуар янындагы ачык калган кое турында язган. Мөрәҗәгать Кире элемтә платформасына быел 17 ноябрьдә керде.
Башкортстан ЦУРы Салават шәһәре хакимияте белән элемтәгә керде. Куркыныч участокны шунда ук киртәләп алганнар. Ә менә люкны 3 декабрьдә генә ябып булган. Гомумән, мондый очрак өчен бу - бик озак вакыт.
Ни өчен шулай озак? Бу шәһәр хезмәтләренә түгел, ә шәһәрлеләргә кагыла. Ноябрь аенда Салаватта люклар югала башлый. Дөресрәге, аларның капкачлары. Теге иң авыр чуен капкачлар, аларның һәркайсы 50 килограммнан да ким булмаган авырлыкта. Алар бер җирдә дә булмаган. Бәхеткә, кое койма белән әйләндереп алынган һәм берәү дә зыян күрмәгән. Бу юлы.
Капкачсыз коелар кешеләр, хайваннар, автомобильләр өчен куркыныч.
Ачык люк күрсәгез, нишләргә? Беренчедән, урынны билгеләп куярга. Икенчедән, коммуналь хезмәтләргә яисә 112 номеры буенча бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә. Әгәр кое сезнең ишегалдында урнашкан икән, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә була. Һәм бер генә очракта да коены үзаллы ябарга тырышмагыз. Капкачы шул кырыйда гына ятса да, тота алмый калуыгыз бар.