+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 декабрь 2021, 14:30

Башкортстан ЦУРыннан үрнәк алалар

Безнең Республика белән идарә итү үзәген башка төбәкләрдән аерып торучы ноу-хау - икътисади аналитика блогы.

Башкортстан ЦУРыннан үрнәк алаларБашкортстан ЦУРыннан үрнәк алалар
Башкортстан ЦУРыннан үрнәк алалар

Ул Башкортстанның Икътисади үсеш министрлыгын, Стратегик эшләнмәләр үзәген һәм Төбәк үсеше корпорациясен берләштерә. ЦУРның икътисади, социаль коммуникацияләр һәм мәгълүмат блоклары эше турында без Русия Экспорт үзәге генеральный директоры Вероника Никишинага сөйләдек.

Уфага ул Халыкара бизнес атнасына килде һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән экспортка ярдәм чаралары турында сөйләште. Ул "Уфа" индустриаль паркының яңа производство комплексын ачуда катнашты. Аннары Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров белән ЦУРда республиканың баш экспортерлары белән очрашты.

Без нәрсәләр күрсәттек? Бизнес буенча бездә кызыклы нәрсәләр күп. Башкортстан ЦУРы нигезендәге мәгълүмат системалары республика инвестпроектларын мониторингларга, икътисадның төрле тармакларындагы вәзгыятьне системалы анализларга һәм финанс күрсәткечләре динамикасын күрергә мөмкинлек бирә. Һәр юнәлеш буенча автоматлаштырылган платформага интеграцияләнгән дашбордлар булдырылган.

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров йөкләмәсе буенча, Санлы үсеш һәм Икътисади үсеш министрлыкларыннан килгән коллегалар "Әһәмиятле проектлар белән идарә итү" программасын эшләде, анда инде 100дән артык инициатива бар. 2022 елда барысы да санлы форматка китәчәк, бу теләсә кайсы проектның яки предприятиенең нәтиҗәлелеген арттырачак.

Башка мөһим проектлар да бар. Мәсәлән, "ТКО-Башкортстан" системасы чүп чыгаруны һәм контейнер мәйданчыкларының торышын күзәтеп тору өчен (республикада барлык 22 мең объект та санлаштырылган) булдырылган. Сүз уңаенда, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай әлеге мәгълүматны юридик яктан законлаштырырга мөмкинлек бирәчәк документны карый.

Вероника Никишина Башкортстан ЦУРы эшенә югары бәя бирде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас