

Иглин, Благовещен, Уфа. Коммуналь хезмәтләр реагентлар да сибә, урамнарны, тротуарларны чистартып торалар, ә һава торышы артыннан өлгереп булмый. Температура үзгәреп тора.
Кыш көне урамнарны һәм ишегалларын чистартуда системалы эш итү һәм эш графигын үзгәртеп кору зарур. Бу хакта бүген Башкортстан белән идарә үзәгеннән БСТ телеканалының «Сәлам» программасы эфирында фикер алыштылар.
Тагын нәрсәләр? Узган тәүлек эчендә республика халкын торак-коммуналь хуҗалык (79 хәбәр), юллар (76 хәбәр) һәм сәламәтлек саклау (55 хәбәр) темалары борчыган.
Төзекләндерү темасы да тәүге бишлектә. Статистика буенча, бу атнада безнең халыкны тышкы яктырту һәм тротуарларда бозлавык мәсьәләсе борчый.
Калганын киләсе видеода карагыз.