+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 декабрь 2021, 11:40

Алар барлык киртәләрне җимерәчәк!

Уфада "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү: техник чаралар, инновацияләр, хезмәт күрсәтү" күргәзмә-форумы узачак.

Алар барлык киртәләрне җимерәчәк!Алар барлык киртәләрне җимерәчәк!
Алар барлык киртәләрне җимерәчәк!
20 декабрьдә «Торатау» Конгресс-холлында мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләүгә багышланган махсуслаштырылган форум узачак. Чараны "Башкортстан Республикасында һәркемгә уңайлы мохит" программасы кысаларында Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы оештыра.

Чара барышында «Реабилитация», «Абилитация», «Интеграция», «Коммуникацияләр» темалары буенча социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыручы, реабилитацияләүнең техник чараларын җитештерүче оешмалар катнашлыгында зур күргәзмә узачак. Инвалидлар тормышын гадиләштерергә мөмкинлек бирүче һәм аны социальләштерергә ярдәм итүче реаль техник чаралар күрсәтеләчәк

Җитештерүчеләр киртәләрсез мохит булдыруның өр-яңа технологияләрен, җәмгыятьтә адаптациянең нәтиҗәле методикаларын, инвалидлар өчен инновацион чишелешләрне күрсәтәчәк.

Тернәкләндерүнең техник чараларын күрсәтүдән тыш, күргәзмәдә бик бай эшлекле программа: дискуссияләр, мастер-класслар, уңайлы мохит формалаштыру проблемалары буенча "түгәрәк өстәл"ләр узачак. Чара кысаларында беренче тапкыр анда сирәк (орфан) авырулары булган кешеләрне реабилитацияләү мәсьәләсе күтәреләчәк. Моннан тыш, мөмкинлекләре чикле кешеләр куллары белән булдырылган продукция күргәзмәсе кысаларында «Киртәләрне җимерәбез» дигән инклюзив төбәкара балалар иҗаты фестиваленең Гала-концерты узачак.

Күргәзмә-форум үз эшен 10.00 сәгатьтә ачачак һәм 17.00 сәгатьтә төгәлләячәк. https://socialrb02.timepad.ru/event/1875861 сылтамасы буенча кереп теркәлү зарур.
Керү өчен шәхес таныклыгы һәм вакциналану турында сертификат куар-коды булырга тиеш.

Форум турында тулырак: https://vk.com/club209560034

Фото: adm.bikin.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас