+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 декабрь 2021, 12:55

Наркологик ярдәмне тулы күләмдә сакладык

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Наркотикларга каршы дәүләт комитеты утырышында катнашты.

Наркологик ярдәмне тулы күләмдә сакладыкНаркологик ярдәмне тулы күләмдә сакладык
Наркологик ярдәмне тулы күләмдә сакладык
Видеоконференция форматында аны Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев үткәрде.

Утырышта катнашучылар, аерым алганда, наркология хезмәте эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыруга йомгак ясады. Бу юнәлеш наркотикларга каршы сәясәтнең стратегик өстенлекләренең берсе булып тора. Русия Хөкүмәте тиешле чаралар комплексын раслады, аларны гамәлгә ашыру срокларын билгеләде.

Кадрлар әзерләү һәм медицина ярдәме күрсәтүне хокукый җайга салу линиясе буенча күп эш башкарылган. Шул ук вакытта медицина учреждениеләрен наркотик һәм психотроп матдәләрне диагностикалау өчен лаборатор җиһазлар белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. Утырышта, мөмкин булган карарларның берсе буларак, химик-токсикологик тикшеренүләр үткәрү буенча төбәкара референс-үзәкләр булдырырга тәкъдим иттеләр.

Башкортстан Башлыгы наркоманиягә каршы көрәш өлкәсендә уңай тәҗрибә турында сөйләде. Төбәк җитәкчесе, республикада кешеләргә нормаль тормышка кайтырга уңышлы ярдәм итәләр, дип белдерде. Бу планлы эш уңай нәтиҗә бирә - наркотик сөреме астында җинаять кылучылар саны кими.

2014 елдан Башкортстанда наркотик кулланучыларны реабилитацияләү һәм ресоциализацияләү системасының төбәк сегменты эшли. Ул үсеш алган наркология хезмәтен, 25 медицина оешмасында тәүлек әйләнәсендә эшләүче 967 койканы, барлык муниципалитетларда наркология кабинетларын, шулай ук дәүләтнеке булмаган сектор учреждениеләрен үз эченә ала.

- Пандемиягә бәйле рәвештә сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш зур булуга карамастан, без наркологик ярдәмне тулы күләмдә сакладык. Узган елда - 20 562 пациент, ә 2021 елның тугыз аенда 15 123 кеше дәваланды, – диде Радий Хәбиров. – Быел без психиатр-наркологлар штатын тулыландырдык. Хәзер бездә 138 белгеч эшли. Без медицина хезмәткәрләрен максатлы программалар буенча ординатурада да укытабыз. Идел буе федераль округында беренчеләрдән булып башлангыч химик-токсикологик тикшеренүләр уздыру ысуллары буенча клиник лаборатория табибларын, наркологларны һәм фельдшерларны укыту программасын башлап җибәрдек.

Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, республиканың наркология хезмәте җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Моннан тыш, аның өчен 8 миллион сумга газ хроматографы сатып алынган, ул 1000нән артык наркотик һәм башка токсик матдәләр төрен билгеләргә мөмкинлек бирә. 2022 елда лабораториягә психоактив матдәләр куллануны диагностикалау өчен җиһазлар сатып алырга планлаштыралар.

- Бездә наркотикларга каршы республика комиссиясе эшли. Муниципаль дәрәҗәдә дә үз комиссияләре бар. Тиешле ведомстволар арасында даими мәгълүмат алмашу бара, - диде Радий Хәбиров. – Шуның нәтиҗәсендә без халыкның наркотикка бәйлелеген һәм наркоҗинаятьләрне киметүгә ирештек. Эшне дәвам итәбез. Алга таба да көрәшәчәкбез, кешеләрне коткарачакбыз.

фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас