+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 декабрь 2021, 06:55

“Әни янына кайтыр идем. Тик ничек?”

“Инцидент” системасы Туймазы районының Яңа Нарыш авылында күперне ремонтларга ярдәм иткән.

“Әни янына кайтыр идем. Тик ничек?”“Әни янына кайтыр идем. Тик ничек?”
“Әни янына кайтыр идем. Тик ничек?”

Гафури районының Түбән Ташбүкән авылында елганың көчле агымы һәр язны ярны юа. Бу Көндрәшле һәм Әрмет елгалары кушылган урында була. Су буенда яшәүчеләр коймаларын яңартудан туктаган, чөнки моның мәгънәсе юк. Бу хакта алар августта социаль челтәрләрдә язган. Быел ташкын, чыннан да, көчле булды. Киләсе язга кадәр кешеләргә ярдәм итәргә вакыт бар әле. Башкортстан ЦУРы мөрәҗәгатьне тиз арада Гафури районы хакимиятенә тапшырган.

Муниципалитетта чын хәлне яшереп тормыйча җавап биргәннәр: “Махсус техниканың эше күп, үзәнне үзгәртү — катлаулы эш, моның өчен акча, димәк, вакыт таләп ителә. Проблеманы 2022 елның икенче яртысыннан да иртәрәк хәл итеп булмас”. Әмма моңа кадәр үк булдырганнар! 6 декабрьгә Түбән Ташбүкән авылында Әрмет елгасы үзәнен турайтканнар. Авыл язгы ташуга әзер. Бакчалар да, киләсе уңыш та исән калачак.
“Яңавыл районының Прогресс авылына килегез һәм “прогресс”ны: иске мәктәпне һәм коточкыч мәдәният йортын күрерсез... Мондый шартларда туучылар санын ничек арттырырга?”, дигән сорау куйган социаль челтәрләрдә шушы төбәк кешесе.
“Бу сүзләр белән килешә алмыйм: Прогресс авылында клуб бинасында даими рәвештә ремонт эшләре алып барабыз, җиһазлар сатып алабыз. Әйтик, 2016-19 елларда клубны капиталь ремонтлауга юнәлтелгән акча 939 мең сумга җиткән. Халыкның мәдәни ялын үткәрү өчен җиһазлар сатып алынды, түбә, түшәм һәм тамашачылар залында идән ремонтланды, электр үткәргечләргә агымдагы ремонт ясалды. Район бюджетыннан финанс чаралары кергән очракта мәдәният идарәсе авыл клубын арытаба ремонтлауны планлаштыра.
Прогресс мәктәбе турында. 2016-18 елларда мәктәпнең идәненә, санитар узелларга капиталь ремонт ясалды, бинаның тәрәзәләре алыштырылды. Ремонт эшләренең гомум суммасы 1 миллион 400 мең сумнан артык тәшкил итте. Бу социаль объектлар иске, совет чорында төзелгән булса да, халыкка яхшы хезмәт итсеннәр өчен шартлар тудырыла”, — дип җавап биргән былтыр гыйнварда район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов.
Сентябрьдәге һәм быел апрельдәге җавапларында ул шул чордагы эшләр торышы белән таныштыра. 6 декабрь­дәге җавапта исә Яңавыл районының Прогресс авылы мәдәният йорты бинасында җылыту системасын капиталь ремонтлаулары турында белдерелә, аны җылыту сезоны башлануга төгәллә­гәннәр, шулай ук октябрьгә тәрәзә блокларын һәм ишек­ләрне алыштырганнар.
Туймазы районының Яңа Нарыш авылыннан (халык телендә Каенкүл) Флүзә Гыйләҗева социаль челтәр­ләрдә җан авазына тиң мөрәҗәгать калдырган: “Әни янына кайтыр идем. Тик ничек? Күпер җимерелде. Аны узган ел да ремонтлаганнар иде. Өч айдан соң ук җиме­релеп төште. Ремонтка дәүләт тарафыннан шактый акча салынгандыр, мөгаен. Бу хакта язган идем, 2021 елның ок­тябренә күпер төзекләндере­ләчәк, дигән җавап алдым. Яңгырлар китте. Бу күпердән түбәнрәк булган урау юлдан йөрү мөмкин түгел. Машиналар бата. Балаларга мәктәпкә барырга кирәк. Ә күпер — авылдан бердәнбер чыгу юлы. Кибетләр юк, медпункт юк, элемтә начар, автобуслар юк, күпер җимерелде. Авылда ничек яшәргә? Эшләргә теләү­челәр Туймазыга, Серафимовкага бара ала. Тик тиздән авылдан бөтенләй чыгып булмаячак”.
“Югары Троицкий авыл хакимияте башлыгы Фәһим Госсамов белдерүенчә, Яңа Нарыш авылында күперне ремонтлау буенча эшләрне башкаруга подрядчы оешма белән килешү төзелгән. Эшләрне башкару барышы турында өс­тәмә хәбәр итәрбез. Мәгъ­лүмат өчен: якындагы елларда бу юлны асфальтлау планлаштырылмый. Киләчәктә җитәрлек финанслау булганда мөмкин булачак. Якындагы кибетләр һәм медпункт Югары Троицкий авылында урнашкан, ул авылдан 4 километр ераклыкта. Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: күпергә 50 метр ара кала автобус борылышы өчен урын бар. Күпер буенча хәрәкәт юл билгеләре белән чикләнгән. Янәшәдә генә урап уза торган юл салынды. Әле балалар шушы юлдан йөри. Бу авылда алар уза торган иң ерак ара 300 метр тәшкил итә. Гамәлдәге законнар нигезендә, авылда башлангыч сыйныф укучылары автобуска кадәр 800 метрга кадәр җәяү йөри ала”, — дип җавап биргән Туймазы районы хакимияте башлыгы урынбасары Булат Хәлиул­лин.
Югары Троицкий авыл Советы хакимияте башлыгы Фәһим Госсамов хәбәр итүен­чә, 2021 елның октябрен­дә подрядчы оешма Яңа Нарыш авылында күперне ремонтлау эшләрен тәмамлаган. 2 де­кабрьгә булган мәгълү­матлар буенча, юл ачык.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас