

Тик халык моңа риза булмый - башта яңа суүткәргеч салырга кирәк, торбалар черегән, колонкалардан пычрак су ага. Бу хакта авыл халкы социаль челтәрләрдә язган.
Башкортстан ЦУРы халыкның теләген район хакимиятенә тапшырган. Халык тавышына колак салганнар, колонкаларны алыштырмый торганнар. 2020 елга су челтәрләрен, су җыю колонкаларын, су башнясын ремонтлау планлаштырылган. Проект әзерләнгән, финанслар соралган. 2020 елның февралендә планнар шундый булган.
Ләкин пандемия аркасында эшләр күчерелә. Башта декабрь аена. Тик кыш - колонкалар кую өчен иң яхшы вакыт түгел. Тузган торбалар һәм башня кирәкле басымны бирмәгән. Ә системада басым юк икән, колонкалардан су да ала алмыйлар. Эшләрне язын яңартырга булганнар. Су бирүнең элекке графигын калдырганнар: көнгә өч тапкыр. Башкортстан ЦУРы системасы бу вакыт эчендә халыктан бер генә шикаять тә алмаган, димәк, халык аңлаган.
Әмма 2021 елның мае җитә, ә суүткәргечне капиталь ремонтлау эшләре башланмаган да. Нигә? Борчылган халык янә социаль челтәрләргә яза. Муниципалитет җавап бирә: эшләр өч бюджеттан финанслана, авыл хакимиятенең үз өлешен кертәсе калды. Ниһаять, сентябрьдә торглар үткәрелә, подрядчыны билгелиләр, октябрьдә суүткәргеч торбалар салу эшләре башлана.
13 декабрьгә Казанка авылында 1500 метр суүткәргеч торбалар алыштырылган, 11 су җыю колонкасы һәм 3 янгын гидранты урнаштырылган. Кешеләрнең өенә күптән көтелгән чиста су килгән.