17 декабрьдә Башкортстанның Краснокама районында мәктәп автобусы катнашлыгында авария булган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 11 бала 3 өлкән кеше белән бергә Николо-Березовка авылыннан Яңа Актанышбаш авылына концерттан юл тотканнар. Билгеләнгән пунктка килү юлында автобус «Hyundai» йөк машинасы белән бәрелешкән.
«Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Ата-аналар үз балаларын яшәү урыннары буенча алып киттеләр", - дип ачыклык кертте ведомство вәкилләре.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе ачыклана. Хәрәкәттә кыенлыклар юк.
Фото: "Башинформ" агентлыгы