

Бүген, 20 декабрьдә, иртә таңнан Туймазы районында үлем белән тәмамланган авария булган.
Бу хәл Николаевка авылындагы Шоссейная урамында теркәлгән.Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 61 яшьлек урындагы кеше «Хендай Элантра» машинасында Әйтәктамак авылына таба хәрәкәт иткән. Бер мизгелдә ул ике җәяүлене бәрдергән.
Нәтиҗәдә, 63 яшьлек хатын һәм аның 30 яшьлек кызы зыян күргәннәр. Кызганычка каршы, пенсионер ханым алган җәрәхәтләрдән үлгән. Аның кызы дәваханәгә озатылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, хатын-кызлар юл читеннән хәрәкәт иткән булган. Шофер әйтүенчә, ул аларны караңгыда күрмәгән.
Фото: bash.news