

Мөрәҗәгатьләр күп иде, иң мөһим темалар - юллар, торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү. Бишенче урында - коронавирус. Безнең коллегалар монда, ЦУРда, урыннарда, районнарда шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшләделәр. Сүз уңаенда, шимбә көнне без Казахстан Республикасы делегациясен каршы алдык. Аларга да халык белән элемтәнең ничек җайга салынуы кызыклы булды.
Шәхси тормышка да вакыт калды. Кем булдыра алды - тауларга менде, чаңгыга басты, шугалакка чыкты. Сүз уңаенда, шугалаклар буенча шикаятьләр бар. Аерым алганда, Салават шәһәре мәйданында чыршы янына барып булмый, дип язганнар, чөнки аның тирәсенә шугалак ясаганнар. Без Салаваттагы хезмәттәшләребез белән элемтәгә кердек.
Үз эшеңне ничек ачарга һәм ялгышмаска? Бу гади дә, катлаулы да. Бүген Башкортстан ЦУРының туры эфирында әнә шул хакта җентекләп сөйләштек. Безнең кунак - республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.