

- Республикада моңа кадәр янгыннарның шундый күп булуын хәтерләмим. Алар белән көрәштә барлык ресурслар, шул исәптән ирекле янгын сагы бүлекчәләре дә, мобилизацияләнде. Һәм без куелган бурычларны үтәдек. Бу бик кыйммәтле тәҗрибәне безгә киләчәктә дә кулланырга кирәк. Алдагы елларда янгын куркынычы булган чорны без тотрыклы темпта узачакбыз, - дип ассызыклады Премьер-министр.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр иткенчә, ирекле янгын командалары белән республика торак пунктларының 76 процентын яклау тәэмин ителде.
Агымдагы елда ирекле янгын командалары 2,5 мең янгын сүндерүдә катнашты. Бу республика территориясендә барлык янгыннарның чиреген тәшкил итә.
Шуның белән бергә, мондый командалар өчен янгын техникасының тузганлыгы, җылытыла торган бокслар булмау, гражданнарның ирекле янгын командаларында катнашуларын социаль һәм икътисади стимуллаштыру механизмы булмау һәм башка мәсьәләләр актуаль булып кала бирә, дип билгеләп үтелде.
Андрей Назаров муниципалитет башлыкларына бу юнәлештә нәтиҗәлерәк эшләргә кушты, ирекле янгын сагы бүлекчәләре теркәлгән һәм уңышлы эшли торган районнарны мисал итеп китерде.
Моннан тыш, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларына муниципалитетларда 2022 елга ирекле янгын сагы үсеше буенча юл карталары эшләү турында йөкләмә бирелде.
Фото: pravitelstvorb.ru