

Уфада яшәүче күпбалалы гаилә өчен яңа ел могҗизасы булды. Хатын берүзе биш бала тәрбияли, шуларның икесе - тумыштан инвалид. Ире вафатыннан соң, гаилә Нижегородкада 22 квадрат метрлы кечкенә йортта яши. Ир өйгә су үткәрергә өлгермәгән, шуңа күрә суга якындагы колонкага 300 метр арага йөрергә һәм авыр чиләкләр күтәрергә туры килгән.
Күпбалалы гаиләнең нинди шартларда яшәргә мәҗбүр булуын белгәч, Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ләйлә Афанасьева социаль челтәрләрдә гаиләгә ярдәм итүне сорап чаң суга һәм хәйриячеләр аның үтенечен канәгатьләндерә. Иреклеләр акча җыйган һәм өйгә су кертергә булышкан, шулай ук түбәне чистартканнар, иске электр үткәргечләрен алыштырганнар, хәтта балалар өчен яңа караватлар да сатып алганнар.
Фото: fotostrana.ru