

Башкортстанда яшәүче ирне җитди җинаять кылуда гаеплиләр. Гаепләнүче һәм аның аек булмаган туганы арасында конфликт килеп чыккан. Гаепләнүче ир-егетне үзенең автомобиль багажнигына салып, урманга алып чыккан. Биредә ул аны кыйнаган һәм җылы әйберләрен, аяк киемнәрен алып, урманда калдырган. Нәтиҗәдә, зыян күрүче һәлакәт урынында туңып үлгән. Аннары гаепләнүче аның әйберләрен яндырган һәм туганын волонтер сыйфатында эзләүдә катнашкан.
Зилаер районара суды карары белән ул үтерүдә гаепле дип табылган. Ир-егеткә катгый режимлы колониядә 7 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
Фото: социаль челтәрдән.