+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 декабрь 2021, 08:30

ЦУР: Күпфатирлы йортларны ремонтлауга акча арттырылган

Башкортстанда «Күпфатирлы йортларда подъездларны комплекслы ремонтлау» программасын финанслауны 2,5 тапкыр арттырганнар.

ЦУР: Күпфатирлы йортларны ремонтлауга акча арттырылганЦУР: Күпфатирлы йортларны ремонтлауга акча арттырылган
ЦУР: Күпфатирлы йортларны ремонтлауга акча арттырылган
Ул 6 ел – 2019 елдан 2024 елга кадәр гамәлдә. Подъездларны 365 көн эчендә тәртипкә китерәчәкләр.

Бу хакта Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге эфирында торак-коммуналь хуҗалык буенча кураторыбыз Тимур Ханнанов хәбәр итте.

- Сезнең подъездны программага кертү өчен нәрсә кирәк?

Милекчеләрнең гомум җыелышы карары кирәк, аны соңыннан район хакимиятенә тапшыру зарур. Җыелышлар 2022 елның 1 июленә кадәр үткәрелергә тиеш.

Уфа, Агыйдел, Стәрлетамак һәм Межгорье, тагын Благовещен, Иглин һәм Хәйбулла районнарының 117 йортында 362 подъездны ремонтлау планлаштырыла. Адреслар исемлеге:https://house.bashkortostan.ru/documents/active/387061 сайтында.

2022 елда моның өчен 522 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Акчаның 90 проценты - республика бюджетыннан, 10ы урындагы үзидарә органнары тарафыннан финанслана.

Күпфатирлы йортлар подъездларын комплекслы ремонтлау программасына нинди эшләр кертелүе һәм программада Башкортстанның күпме йорты катнашуы турында тулырак – видеода.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас