+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 Декабря 2021, 07:50

ЦУР: "Ява карлар, ява карлар..."

Ел дәвамында Уфа районындагы «Яшьләр» һәм "Миловка паркы" торак комплекслары халкы автобуслар җитми, дип зарланды.

ЦУР: "Ява карлар, ява карлар..."ЦУР: "Ява карлар, ява карлар..."
ЦУР: "Ява карлар, ява карлар..."
Без, Башкортстан ЦУРы командасы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан коллегалар белән бергә проблеманы хәл итү өстендә эшләдек. Һәм ура!!! 2021 елның ноябрь һәм декабрь айларында "Башавтотранс" әлеге бистәләр аша уза торган ике яңа маршрутны эшләтеп җибәрде.

Бу хакта бүген - Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгеннән туры эфирда.

Тагын нәрсәләр? Кар ява, күз күреме начар. Бөтен республика буенча иртәдән үк юлларда һәм ишегалларында махсус техника эшли.

Уфада территорияләрне чистартуга 200дән артык машина чыкты. Беренче чиратта, үзәк урамнар җыештырыла, аннары - калганнары.

Башкортстан башкаласында икенче кышкы сезон муниципалитетның ufacity.info/sneg рәсми сайтында оештырылган «Уфа снежная» интерактив картасы эшли. Ул кар һәм бозны чистарту кирәк булган проблемалы урыннарны күзәтеп торырга ярдәм итә.
 

 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас