

Стәрлетамакта 14нче мәктәпнең музыка укытучысы Анфиса Б. еш соңга калу һәм өй эшләрен үтәмәү аркасында үз укучысы өстеннән полициягә гариза биргән.
Хатын-кыз - тәрбия эшләре буенча завуч һәм тыңлаусыз бишенче сыйныф укучысы Михаил белән эшли. Малай укуда өлгерми.
Хатын-кыз Мишаның тәртибе белән төрлечә көрәшеп караган. Әмма мондый гаугадан тәмам туйгач, полициягә юнәлгән. Укучының күзенә арпа чыгу нәтиҗәсәсендә дәресләргә йөрмәве укытучыны чыгырыннан чыгарган. Хәзер хокук сакчылары әлеге хәлне тикшерә.
Фото: o-krohe.ru