+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 декабрь 2021, 06:17

Мәктәп укучысы әнисенә машина бүләк итмәкче булган

Бик озак җыйган ул акчаны, әмма теләгенә ирешә алмаган.

Мәктәп укучысы әнисенә машина бүләк итмәкче булганМәктәп укучысы әнисенә машина бүләк итмәкче булган
Мәктәп укучысы әнисенә машина бүләк итмәкче булган

Октябрьский шәһәрендә яшәүче 10нчы сыйныф укучысы әнисенә машина бүләк итмәкче булган. Моның өчен егет төшке аш вакытында акчасын "экономияләгән", мәктәптән соң төрле эшкә алынган.

50 мең сум акча туплау өчен аңа үз максатына бик озак барырга туры килә. Һәм, ниһаять, акча җыелгач, егет сату-алу сайтында аксыл төстәге "Лада" автомобилен күреп кала. "Тринашка" бик ошый аңа. Сатучы белән дә бик тиз килешә алар, хәтта машинаны учетка куеп та тормыйлар.

Тик егет әнисен шатландырырга да өлгерми, машинаны урлыйлар. Автомобильне төнлә өй каршында калдырган була ул. Соңгы тапкыр машинаны аның дусты Яков күргән була. Хәзер хокук сакчыларына әлеге хәлне тикшерергә туры киләчәк.

Фото: hotgeo.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас