+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Җәмгыять
22 декабрь 2021, 06:35
Уфада бушлай шугалак эшләячәк!
Уфада Агыйдел елгасы яр буенда шугалак дүшәмбе, 27 декабрьдә, 17.30 сәгатьтә ачылачак. Анда керү бушлай булачак. Бу хакта бүген «Башинформ»га мэриянең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Уфада бушлай шугалак эшләячәк!
„Торатау“ Конгресс-холлыннан төшкәч, Амфитеатр зонасында шугалак урнашачак.
Аның озынлыгы - якынча 1 километр, гомум мәйданы 12 500 квадрат метр булачак. Булачак шугалакның эш графигы әлегә билгеле түгел.
"Шугалакның эш графигы турында мәгълүмат Уфа мэриясе сайтында һәм социаль челтәрләрдә муниципалитет төркемнәрендә өстәмә рәвештә урнаштырылачак", - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Фото:
https://frenchparis.ru/katok
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"