

Тантананы оештырырга колония хакимияте ярдәм итте. Аны Калинин районы ЗАГС бүлеге хезмәткәре үткәрде.
«Документларны рәсмиләштергәннән соң яшь парлар гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсенә үзләренең имзаларын куйды, балдаклар белән алмашты, котлаулар һәм никах теркәү турында таныклык алды.
Гаиләне булдыру тоткыннарның үз-үзләрен тотышына һәм, гомумән, шәхесенә уңай йогынты ясый, аларга социаль-файдалы элемтәләрне ныгытырга һәм тергезергә, шулай ук азат ителгәннән соң тормышка җайлашырга ярдәм итә», - дип хәбәр иттеләр Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең республика буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фото: "УФСИН" матбугат хезмәте