

Административ хокук бозу турындагы кодексның 5.27 маддәсе нигезендә штраф санкцияләре һәм предприятие эшчәнлеген туктатып тору каралган.
Республика буенча тикшерелгән объектларда вакциналау дәрәҗәсе 82дән 100 процентка кадәр тәшкил иткән. Вакциналау дәрәҗәсе 99 һәм 100 процент булган предприятиеләр — сәүдә өлкәсендә Стәрлетамактан шәхси эшкуарлар Ситдыйков, Әминев, Фәйрушин, шулай ук Дуван һәм Чишмә районнарындагы эшкуарлар, Чишмә районында социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Чишмә электр челтәрләре, шулай ук Сибайда 4 матурлык салоны, Стәрлетамакта "Фармленд" даруханә челтәре һәм Русия почтасы филиаллары. Тикшерүләр дәвам итә.