+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 декабрь 2021, 10:30

ЦУР: Яңа ел бүләкләре кемгә тиеш?

24 декабрьдә Башкортстанда балаларга бушлай Яңа ел бүләкләре тапшырыла. Алар кемгә тиеш?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы https://npa.bashkortostan.ru/33712/ / нигезендә бүләкләр түбәндәгеләргә тапшырылачак:

уку алдынгыларына, фән олимпиадаларында һәм спорт ярышларында җиңүчеләргә, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатларына;

хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләр һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре гаиләсе балаларына;

күпбалалы гаиләләрдәге балаларга, мөмкинлекләре чикләнгән һәм ятим балаларга.

Бу хакта бүген - Башкортстан белән идарә итү үзәгеннән БСТ телеканалының «Сәлам» программасында туры эфирда.

Фото: lavkachudec.ru
 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас