Куергазы районында яшәүче Рәсимә Әкбәрова үзенең ерак туганы турында сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, Аксам Суяшов Свобода авылындагы пансионатта яшәгән. Ләкин аны моннан кинәт куып чыгарганнар.
- Аны машинадан урамга этне ташлагандай ыргыттылар да, китеп бардылар. Тәүдә туганымны гариза язарга мәҗбүр иткәннәр. Анда ул аларга үзенең прописка урынын күрсәткән. Мондый адрес бөтенләй юк, - ди Рәсимә.
Ул шулай ук пансионат мөдиренең күп тапкырлар шулай эшләвен белдергән. Былтыр пансионатның тагын бер кешесен юка курткада урамда калдырганнар.
Ир-ат күрше авылга кадәр 7 километр юл үткән. Ул вакытта, Рәсимә раслаганча, мәсьәләне тыныч хәл иткәннәр һәм пансионат җитәкчелеге үз гаебен таныган.
- Бу юлы бичара картны, янгын чыгарудан куркып, куып чыгарганнар. Биредә картлар кипятильник белән чәй кайнатып эчә ала. Туганым кипятильникны кабызган да, сүндерергә онытып, чыгып киткән, - ди Рәсимә.
Әлеге хәлгә кирәкле органнар ачыклык кертер, дип ышанасы килә.
Фото: социаль челтәрдән.