+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 декабрь 2021, 12:15

Владимир Путин: “Әни, әти булу — иң зур бәхет”

Русия Президенты Владимир Путин белән туры эфирда бүген демография проблемасына кагылган сорау яңгырады. Ни өчен бүген русиялеләр бала табарга теләми? Аерылышулар арта. Икътисади дәртләндерү чараларыннан тыш, бәлки, рухи якка да игътибар кирәктер?  

Владимир Путин: “Әни, әти булу — иң зур бәхет”Владимир Путин: “Әни, әти булу — иң зур бәхет”
Владимир Путин: “Әни, әти булу — иң зур бәхет”

Президент демографик хәлнең иң катлаулы чорының 90нчы елларда булуын билгеләде. Ни өчен? Чөнки кешеләрнең планлаштыру горизонты тарайды. Үзгәртеп корудан соң кешеләр үзләрен Бөек Ватан сугышыннан соңгы кебек хис итте, дип билгеләде Путин.
Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, 2004-06 елларда, 90нчы еллар белән чагыштырганда, балалар тууның бераз артуы күзәтелде. Бу икътисади хәлнең үзгәрүе, планлаштыру горизонтының киңәюе белән бәйле.
“Безнең төп максат — якындагы 1,5 елда әниләргә һәм балаларга ярдәмнең тулы чылбырын төзү, бала 18 яшькә җиткәнче ярдәмнең һәр адымын булдыру”, — дип ассызыклады ил җитәкчесе.
Путин билгеләвенчә, әлбәттә, демографик проблеманың нечкәрәк һәм тирәнрәк яклары да бар. Мәсәлән, Европаны алыйк. Кешеләрнең тормыштагы өстенлекле максатлары үзгәрде. Хәзер кешеләр башта карьера төзергә, матди җитешлеккә ирешергә тели, ә бала табуны соңга калдыра.
“Әлбәттә, карьера һәм матди җитешлек мөһим нәрсәләр, ләкин дөньяда әни, әти булудан да зуррак бәхет юк. Моның кешеләр аңына җиткерергә кирәк. Балаларың булу — иң зур бәхет”, — дип ассызыклады Президент.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас